Нократ

Новости по рубрике - Дин

  • 24 октября 2012 - 10:27
    Изге бәйрәм
    -"Корбан" нәрсәне аңлата? -Ислам буенча корбан чалу - эре һәм вак мөгезле терлекне Аллаһының ризалыгы өчен бәйрәм көннәрендә чалу. Бу "Кәүсәр" сүрәсендә чагыла: "Раббының ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал". -Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? -Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗиптер....
  • 23 октября 2012 - 11:19
    КОРБАН ГАЕТЕ
    Мөхтәрәм имам-хатыйблар, дин әһелләре, газиз мөселманнар! Әссәләмү галәйкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ! Мамадыш районы мөхтәсибәте һәм аңа табигъ булган 50дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән Корбан Гаете белән тәбрик итәбез! Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны (йолуны) ярлыкауны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам динендә...
  • 11 октября 2012 - 07:00
    Изге сәфәр
    9 райондашыбыз Хаҗга китте. Булачак хаҗилар-барысы да бу изге сәфәргә беренче мәртәбә баручылар. Аларның икесе стандарт тур белән кичә киткән иде, җидесе, сакчыл (экономияле) турны сайлаганнары, бүген юлга кузгалды. Иң элек алар шәһәрнең үзәк мәчетендә моңа кадәр Хаҗ кылган райондашлар белән очраштылар. Соңгылары юлга чыгучыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Аннан намаз...
  • 10 октября 2012 - 09:35
    Киңәшле эш таркалмас
    Мәчетләр каршында оештырылган дәресләрдә балалар да, өлкәннәр дә укый. Аларның һәркайсының үзенчәлеген исәпкә алу мөһим. Россия Ислам университетында мәчет каршындагы дини курслар мөгаллимнәренең республика киңәшмәсе узды. Аны Үзәкләшкән дини оешма-ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам университеты белән берлектә оештырды. Чарада районыбыздан мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм җиде мөгаллим: Вәсимә Рәхимуллина...
  • 3 октября 2012 - 07:35
    Күңел сафлыгы
    Мәчеткә йөрисеңме дип сорасаң, юк йөрмим, анда элеккеге парторглар, совет чорындагы җитәкчеләр генә, дип акланалар кайберәүләр. Дөрестән дә уйландырырлык җавап. Әмма кешенең дә төрлесе бар бит. Урта Сон авылы мәчетенә дә моннан ике ел элек өч-дүрт, хәтта бер-ике кеше генә йөргән вакытлар бар иде. Мәчет тә бар, кеше дингә тартылмый,...
  • 6 сентября 2012 - 12:14
    Саваплы гамәлләр
    Бу дөньяда барыбыз да сынау уза. Киң күңеллелеккә, миһербанлылыкка, кешелеклелеккә. Фәрештәләребез барысын хисап дәфтәребезгә язып бара. Тапкан малның уннан берен гошергә бирү фарыз, дигән Коръән Кәримдә. Зәкят итү-малыбызны хәрамнан чистарту, дигән сүз дә ул. Аллаһы Тәгалә аның бер өлешен мохтаҗларныкы, ятимнәрнеке, дип бүлеп куйган. Хәер, авыр хәллеләргә ярдәм күрсәтү кешелеклелек...
  • 14 августа 2012 - 09:06
    Кадер киче
    Рамазан аенда бер изге кичә бар. Кадер кичәсе диләр. Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә: "Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк.Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере...
  • 14 августа 2012 - 07:34
    Монда гыйлем, монда нур!
    Шәһәребезнең үзәгенә инде дүртенче ел матур бизәк биреп торучы мәдрәсәбез яңа уку елын ничегрәк каршы ала, киләчәккә нинди планнар кора. Аның директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин белән хәбәрчебез Алсу Диярнең әңгәмәсе шул хакта. -Габдрахман хәзрәт, Мамадыш мәдрәсәсенең башка дини уку йортлары белән чагыштырганда нинди үзенчәлекләре бар? -Мәдрәсәбезнең максаты-рухи мирасны саклап калу...
  • 7 июня 2012 - 04:02
    Агач чәчәкләр
    Дан тиз тарала, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Илфатны эзләп, аңа заказлар бирергә Яңа Комазанга төрле җирләрдән киләләр. Авыл халкы, кирпеч өйләр җиткерсә дә, челтәрләп кырып ясаган тәрәзә йөзлекләре куюын дәвам итә. Халыкның матди хәле күтәрелгән саен зәвыгы да үсә, капкаларын, өй кыекларын тагын да матуррак бизәкләр белән эшлисе килә. Осталарыбыз...
  • 21 мая 2012 - 09:09
    Изге Коръән елы уңаеннан
    ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Коръән елы кысаларында, Россия ислам институтында актуаль темалар күтәрелде. РИИның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Сүриядән килгән дин тәгълиматчесе Тәүфыйк Рамазан әл-Буты чыгыш ясадылар, Ислам икътисады, Аллаһыны зекер итүнең әһәмияте һәм гаилә темасын билгеләп үттеләр, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булуын теләделәр. Бу чарада...
  • 12 мая 2012 - 04:49
    Коръән уку бәйгесе
    Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Габдерраззак һәм башкалар тапшырган хәдистә мондый юллар бар: "Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора". Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, "үз" тавышы белән уку өчен бик күп тырышырга кирәк....
  • 12 мая 2012 - 04:30
    Йөзьяшәр мәчетнең икенче яшьлеге
    Җиңү бәйрәме көнне Югары Сонда бик хикмәтле музей ачылды. "Моннан биш ел элек, мәчетебез икенче бинага күчкәч, бу бина ташландык хәлгә килгән иде. Хуҗасыз, җансыз әйбер тиз җимерелә, үлә. Тарихын белмәгән милләт юкка чыга. Саймә абыстай Заһриева инициативасы белән без биредә ислам диненә багышланган музей торгызырга карар кылдык. Кайнатам Хатыйп...
Реклама