Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Монда гыйлем, монда нур!

Шәһәребезнең үзәгенә инде дүртенче ел матур бизәк биреп торучы мәдрәсәбез яңа уку елын ничегрәк каршы ала, киләчәккә нинди планнар кора. Аның директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин белән хәбәрчебез Алсу Диярнең әңгәмәсе шул хакта. -Габдрахман хәзрәт, Мамадыш мәдрәсәсенең башка дини уку йортлары белән чагыштырганда нинди үзенчәлекләре бар? -Мәдрәсәбезнең максаты-рухи мирасны саклап калу...

Шәһәребезнең үзәгенә инде дүртенче ел матур бизәк биреп торучы мәдрәсәбез яңа уку елын ничегрәк каршы ала, киләчәккә нинди планнар кора. Аның директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин белән хәбәрчебез Алсу Диярнең әңгәмәсе шул хакта.

-Габдрахман хәзрәт, Мамадыш мәдрәсәсенең башка дини уку йортлары белән чагыштырганда нинди үзенчәлекләре бар? -Мәдрәсәбезнең максаты-рухи мирасны саклап калу һәм киләчәк буыннарга ирештерү, шулай ук югары әхлаклы, дини һәм дөньяви белемнәр белән коралланган, җәмгыятебезнең төрле тармакларында хезмәт итә алырлык белгечләр әзерләү. Мөгаллимнәр төркеме җиде кешедән тора. Уку-укыту программасы Әбу Хәнифә мәзһәбе тәгълимәтенә нигезләнгән һәм дини һәм дөньяви фәннәрне үз эченә алган. Бу программалар Татарстан Җөмһүрияте Диния Нәзарәте тарафыннан расланган. Без шәкертләрне үз районыбыздан гына тупларга тырышабыз. Әлеге принципка таяну, районны яшь дини белгечләр белән тәэмин итүдә уңай роль уйный. Шәкертләр мәдрәсәдә гыйлем алу белән беррәттән, шәһәрнең икенче санлы гимназиясендә укыйлар. Анда машина йөртергә өйрәтү курсларына да йөриләр. Мәдрәсәбезне тәмамлаучыларга имам-хатыйб, шәригать һәм гарәп теле белгечлеге бирелә, диплом тапшырыла. Кыскача гына әйткәндә, биредә укып чыккан шәкертләр берьюлы өч "куян" аталар: урта белем алалар, дини белем үзләштерәләр, һөнәргә ия булалар. Кичке бүлек ике төркемгә бүлеп алып барыла: эшләп укучы шәкертләр атнаның ике көнендә кичке якта, ә хезмәттә булмаганнар-атнаның ике көнендә иртәнге якта, өйләгә кадәр укыйлар. "Ял көне" мәктәбенә кечкенәләр йөри. Мәдрәсәдә укып чыгып шаһәдәтнамәләр алган укучыларга да биредә гыйлемнәрен тагын да камилләштерергә мөмкинлекләр тудырылган. Алар атнага бер тапкыр мәдрәсәгә килеп укып китә алалар. Шулай ук имамнарның һәм абыстайларның белемнәрен арттыру курслары да эшләп килә. Мәдрәсәдә уку-укыту алымнарын камилләштерү, мөгаллимнәрнең педагогик осталыгын күтәрү өстендә даими эш алып барыла. -Сездә төрле чараларның еш үтүен ишетеп торабыз. -Укучылар буш вакытларын файдасыз үткәрмиләр. Коръән уку бәйгеләре, сугыш ветераннары белән очрашулар, төрле әдәби кичәләр, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә булышу, мәктәпләрдә наркоманиягә каршы чыгышлар ясау, спорт ярышларында катнашу, һәр елны табигать кочагына чыгып, ял итүләр-болар барысы да мәдрәсәдә үткәрелеп килә торган чаралар. Чыгарылыш кичәләре дә тирән эчтәлекле, истә калырлык итеп уздырыла. Мәктәп балаларының каникул вакытларында Мамадыш мәдрәсәсе базасында җәйләүләр гөрли. -Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

-Хыяллар зур: шәкертләргә аерым бинада торак, ашханә, мунча, яшелчә саклый торган склад, машина паркын булдыру, финанс ягыннан үзен бәйсез итәрлек җитештерү тармагын, үз умарталыгын эшләтеп җибәрү, гәҗит-китаплар бастыру өчен типография ясау, барлык уку классларын интерактив такталар белән һәм кирәкле әсбаплар белән җиһазлау… Укыту программаларына килгәндә, дини юнәлештән тыш шәкертләргә юнәлешле һөнәр белгечлеге буенча укытасы, кәсепкә өйрәтәсе килә. Бу эшләр күп хезмәт таләп итә, әмма Аллаһының рәхмәте зур. Сәбәп кылырга гына кирәк. -Укучыларыбызга нинди теләкләрегез? -Мин һәркемне мәдрәсәгә укырга чакырам. Өч көнлек гомеребезне заяга үткәрмик. Иң зур байлык-иман байлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев