Нократ

Новости по рубрике - Дин

  • 4 октября 2014 - 07:11
    Гает намазы тирә- юньне нурландырды
    Корбан бәйрәме күпчелек мөселман илләрендә дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Россиянең Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс һәм Дагыстан төбәкләрендә дә рәсми рәвештә ял көне. Шимбә иртәсен күп кенә райондашлар мәчетләргә барып Гает намазыннан башладылар. Күпчелек халык Үзәк мәчеткә җыелды. Аллаһ йортына кергән һәркем бәйрәм коймагы, укасына теләкләр язылган конфетлардан...
  • 2 октября 2014 - 09:54
    Иманлы тапшыру "Мамадыш-ТВ" телеканалында
    Корбан бәйрәме якынлаша. Корбан чалу -Аллага, изгеләргә, һәртөрле рухларга бүләк китерү ул. Корбан бирү инде таш гасыр чорында ук Мәккәдә ислам дине барлыкка килгәнче үк булган. Гарәпләр изге Кәгъбә янында үзләренең патшаларына корбан чала торган булганнар. Яһудләрнең ыру башлыгы Аврам, (Ибраһим) Аллага үзенең бирелгәнлеген раслау өчен улы Исаакны корбан итәргә...
  • 1 октября 2014 - 07:23
    Корбан бәйрәменнән онлайн трансляция җирле радио дулкынында
    4 нче октябрь- Корбан Гаете! Бәйрәм уңаеннан,район мәчетләрендә иртәнге намаз 6.00 сәгатътә, Гает намазы 7.15 сәгатътә укыла, дип хәбәр ителә район мөхтәсибәте сайтында. Чарадан булган туры трансляцияне сез 103.9 FM ешлыгында эшләүче "Нократ дулкыннары" радиосы эфирында да тыңлый аласыз. Моннан тыш, җирле радионы онлайн режимда әлеге сылтама буенча ишетү мөмкин:...
  • 29 сентября 2014 - 06:50
    Мамадышлылар Хажда
    Мамадыш хаҗилары Гомрә хаҗын кылды. 25 сентябрьдә Казаннан "ДУМ РТ Хадж» программасы белән хаҗ сәфәренә китүчеләрнең 220 кешедән торган беренче төркеме кичке алтыга Согуд Гарәбстанына барып җитеп, төркемнең бер өлеше шушы көнне үк Гомрә хаҗын кылды. Иң беренчеләрдән булып Хаҗ сәфәре кылучы төркем арасында алты райондашыбыз да бар. Алар арасында...
  • 24 сентября 2014 - 05:56
    Илчегә үлем юк
    Соңгы айларда бөтен дөньяда барган вакыйгалар безне үзгәртте, уйларга, фикер йөртергә, бер-беребезгә тагын да ихтирам белән карарга өйрәтте. Тик толерантлыкны һаман кем ничек аңлый бит. Үзаңыбыз өстендә эшләмәсәк, үзебезне үзебез күтәрмәсәк, дөньяга танытмасак, без кемгә кирәк?! Кысла да - балык?! Моннан дистә еллар элек без мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев белән...
  • 7 февраля 2014 - 10:00
    Мамадыш мәчетендә пәнҗешәмбе саен файдалы вәгазь сөйлиләр
    Мамадыш үзәк мәчетендә һәр пәнҗешәмбедә ахшам намазыннан соң сезне тормышта һәркем өчен кирәге чыгардай, файдалы, кызыклы вәгазьләр тыңларга чакыралар. Аның беренчесен 6нчы февраль кичендә Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин сөйләде. Күз тию Күз тию күренеше белән тормышыбызда һәммәбезгә дә азмы-күпме очрашырга туры килгәндер, мөгаен. Адәм баласына күз сабый чагыннан...
  • 31 января 2013 - 09:08
    Урманчы могҗизасы
    Иконалар аңа төбәлгән кешеләрнең җаннарын чистартучы бөек көчкә ия. Еллар сөреме белән образлары тоныклана башласа да, бервакыт алар үзләре дә яшәрәләр. ВӘРИС ГАЛИ Мөселманнарда дисбе, шамаил, бөти, христианнарда икона белән хач изге әйберләрдән санала. Барысы да кешене явыз көчләрдән саклау, тормышына иминлек китерү өчен кулланыла. Алар белән бәйле күп кенә...
  • 25 января 2013 - 07:06
    Рәссам гашыйклыгы
    Исеме дөнья күләмендә билгеле рәссам Рубен Новрузян Мамадышның христиан зиратындагы часовнясын бизәүгә алынган. НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА Ак җирлектә ачык, төсле буяулар белән ясалган Библия сюжетындагы изгеләрнең уйчан йөзләре пәйда була... Рәссам Рубо (авторның псевдонимы) үз энергетикасын, дөньяга карашын тормышта шулай куллана. Эшне яз көне тәмамларга исәпли. Мамадышлылар изге сурәтләрне тиздән үзләре...
  • 16 января 2013 - 07:19
    КАЧМАНУ ҖИТӘ
    КАЧМАНУ КӨНЕНДӘ Мамадышта ике чумыну урыны хәстәрләнә. Православие динендәгеләр Нократ елгасындагы бәкедә 12.00 сәгатьтә, "Изге җәйләү" чишмәсендә 15.00 сәгатьтә коена алачаклар. Чаралар вакытында МЧС һәм "Ашыгыч ярдәм" хезмәтләре кизү торачак. Качману ел саен 19нчы гыйнварда бәйрәм ителә.
  • 22 ноября 2012 - 10:12
    Никах
    Өйләнешкәндә никах нәрсәгә кирәк, ЗАГСта язылышу, туй гына җитмимени? Илдар. Сорауга Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт ХӘБИБУЛЛИН җавап бирә: -Мөселман никахы-тотрыклы һәм тормышчан институт. Никахланырга кирәк дигәндә, бу егетнең биологик, социаль, матди, гражданлык ягыннан өлгергәнлеген аңлата. Ислам дине буенча никах- хатын-кыз белән ир-ат арасында изге һәм хокукый килешү. Алар икесе...
  • 15 ноября 2012 - 10:05
    Күршем һәм остазым
    Мамадыш шәһәрендә яшәүче Венера Сөләймәнова күпләргә үрнәк. "Күршең булса, бай булсын, бирмәсә дә, сорамас",-дигән мәкаль бар халык телендә. Мин аңа тагын "изге күңелле булсын" дип тә өстәр идем. Чөнки шундый кешеләр белән янәшә яшәгәндә тормыш сикәлтәләре онытылып тора. Сүзем күршем Венера Миннехан кызы Сөләймәнова турында. Ул 1938нче елның 30нчы июлендә...
  • 12 ноября 2012 - 04:36
    Корбан ашлары берләштерә
    "Ак калфак" мөслимәләр клубы мәдрәсәдә корбан ашы үткәрде. Корбан чалу-Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдык та, бетте түгел, аның әҗерен көтик. "Ак калфак" клубын оештыручы Рузалия Ибраһимова: "Корбан ашлары безне берләштерә, иманыбызны ныгыта, изге эшләргә рухландыра, тормышыбызда тәртип саклый",-ди. Мәҗлестә районыбыз мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт...
  • 7 ноября 2012 - 04:21
    Нур иңсен күңелләргә
    Безнең Зур Өске авылында үз муллабыз юклыгы һәммәбезне борчый. Тик игелекле эшләр, йолаларны башкару өчен бу киртә түгел. Барлык мөселман дөньясы белән беррәттән Корбан гаете зурлап билгеләп үтелде. "Котдүс мәчете" иртәдән үк ишекләрен ачты. Әтиләребез гаеткә кешенең күп җыелуын әйттеләр. Мәчет янында корбан да чалынды. Бу изге эшнең башында авылыбызның...
  • 7 ноября 2012 - 03:53
    Хозыр Ильяс адашы нәшидләре
    Бик уңайлы нәрсә булып чыкты әле бу "ВКонтакте" социаль челтәре. Дусларымның, танышларымның тормышындагы һәр яңалыкны шуннан белеп кенә торам. Бүген иртән күренекле якташыбыз Ильяс Халиковның "Никах көне" дигән яңа клибына тап булдым. "Гыйбрәт алырлык вәгазьләр, әхлаклы-кызыклы уеннар, татар-дини җырлары белән сезнең туйны саваплы, күңелле, онытылмаслык итәбез!"-дигән белдерүе дә килеп чыкты....
  • 1 ноября 2012 - 09:14
    Аллаһның рәхмәтләре булсын!
    Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете. Корбан чалу Аллаһы Тәгалә тарафыннан Аңа ел буена биргән нигъмәтләренә шөкер итәр өчен әмер ителгән. Шушы бәйрәм уңаеннан, 30нчы октябрьдә шәһәребез мәдрәсәсендә зурлап "Әхмәт Ясәви" мәчете имамы Нурислам Газизов җитәкчелегендә Корбан бәйрәме үткәрелде. Уку йорты эчендә бәйрәм өйлә намазыннан соң башланды. Анда...
Реклама