Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Саваплы гамәлләр

Бу дөньяда барыбыз да сынау уза. Киң күңеллелеккә, миһербанлылыкка, кешелеклелеккә. Фәрештәләребез барысын хисап дәфтәребезгә язып бара. Тапкан малның уннан берен гошергә бирү фарыз, дигән Коръән Кәримдә. Зәкят итү-малыбызны хәрамнан чистарту, дигән сүз дә ул. Аллаһы Тәгалә аның бер өлешен мохтаҗларныкы, ятимнәрнеке, дип бүлеп куйган. Хәер, авыр хәллеләргә ярдәм күрсәтү кешелеклелек...

Бу дөньяда барыбыз да сынау уза. Киң күңеллелеккә, миһербанлылыкка, кешелеклелеккә. Фәрештәләребез барысын хисап дәфтәребезгә язып бара. Тапкан малның уннан берен гошергә бирү фарыз, дигән Коръән Кәримдә. Зәкят итү-малыбызны хәрамнан чистарту, дигән сүз дә ул. Аллаһы Тәгалә аның бер өлешен мохтаҗларныкы, ятимнәрнеке, дип бүлеп куйган. Хәер, авыр хәллеләргә ярдәм күрсәтү кешелеклелек сыйфатын да күрсәтә бит әле. Көз җитүгә мөселманнар мәчетләргә, мәдрәсәләргә гошер сәдакасы китерә башлыйлар. Бу Совет заманнарында да тукталмады кебек. Безнең Кече Кирмәндә умарта тотучылар ятимнәргә, гарип-горәбәләргә бал кертәләр иде. Ачыктан-ачык зәкят бирү, гошер сәдакасы җыю моннан егерме ел чамасы элек башланды. Арташта аны бәйрәм итеп уздыру гадәткә кергән. Быел да Мәскәүдән, Казаннан, Мамадыштан олы кунаклар чакырып зурлап билгеләп үттеләр. Казанның Киров районы Рамазан мәчете имамы, Россия ислам университеты мөгаллиме, күп кенә китаплар авторы Солтан, Мамадыштан районның имам-мөхтәсибе Илһам Миңнегалиев, мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәтләр, әйләнә-тирә авыллар имамнары килгән иде. Кунаклар башта Ханнар зиратында булып, әрвахлар рухына дога кылдылар. Аннан Арташ авылына юнәлделәр. Мәчет каршындагы махсус урынга халык капчык-капчык бәрәңге, кишер, чөгендер, кабаклар китергән иде. Ишегалдына казан асып, пылау пешерергә куйганнар. Мәчет эченә чәй табыны әзерләнгән. Бәйрәмне авыл имамы Рифат хәзрәт ачып җибәрде, кунаклар белән таныштырып чыкты. Аннан Солтан һәм Илһам хәзрәтләр зәкят бирүнең фарызлыгы хакында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр. Мәскәүдән махсус бәйрәмгә шушы авылда туып үскән күренекле язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова да кайткан иде. Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдиннең аманәтен-Гошер бәйрәменә атап җибәргән бүләкләрен дә тапшырды ул. "Киләсе елдагы Гошер бәйрәмебезгә Равил Гайнетдиннең үзен дә чакырабыз,"-диде Рифат хәзрәт. Аннан Коръән укып, сәдакаларга дога кылынды. Гошергә җыелган яшелчәләр мохтаҗларга, мәдрәсәләргә тапшырылачак.

Вәрис Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев