Нократ

Күңел сафлыгы

Мәчеткә йөрисеңме дип сорасаң, юк йөрмим, анда элеккеге парторглар, совет чорындагы җитәкчеләр генә, дип акланалар кайберәүләр. Дөрестән дә уйландырырлык җавап. Әмма кешенең дә төрлесе бар бит. Урта Сон авылы мәчетенә дә моннан ике ел элек өч-дүрт, хәтта бер-ике кеше генә йөргән вакытлар бар иде. Мәчет тә бар, кеше дингә тартылмый,...

Мәчеткә йөрисеңме дип сорасаң, юк йөрмим, анда элеккеге парторглар, совет чорындагы җитәкчеләр генә, дип акланалар кайберәүләр. Дөрестән дә уйландырырлык җавап. Әмма кешенең дә төрлесе бар бит. Урта Сон авылы мәчетенә дә моннан ике ел элек өч-дүрт, хәтта бер-ике кеше генә йөргән вакытлар бар иде. Мәчет тә бар, кеше дингә тартылмый, дип зарландылар. Күп еллар урта кул җитәкче булып та, мәдәният өлкәсендә дә эшләгән совет идеологы Рафис Сәлимов имам булып эшли башлагач хәл тамырдан үзгәрде. Ул эшне кешеләрне мәчеткә чакырудан башлады. Йортларга кереп йөрергә дә иренмәде. Мәчеткә газ кертү артыннан да үзе чапты, ремонт эшләрен дә башкарды. Зиратның ике ягын калай койма белән тотып алуны оештырды. Ифтар, Корбан мәҗлесләренә ирләрне генә түгел әбиләрне дә чакыра. Ягымлы телле-олыны олы, кечене кече итә белә, кергән кешене якты чырай белән каршы ала. Аңлаешлы вәгазьләре белән халыкны үзенә карата, дингә мәхәббәт уята белә. "Син элек совет идеологы идең бит, ничек хәзер дин юлына бастың,"-дип сорау биргәнем булды. "Мин элек тә Аллаһыны бар дип белдем. Аллаһы Тәгалә әйткән, тәүбә итегез, тәүбә итсәгез, гөнаһларыгызны кичерермен дип. Намазга басарга бервакытта да соң түгел. Ихластан гына булсын,"-диде ул. Гаиләсендә дә тәртип Рафис хәзрәтнең. Өч баласы да тормышта үз урыннарын тапты. Кияве Раил белән кызы Вазилә дә дин юлында, өч яшьлек оныгы тәрәвих намазында догалар укып бөтен кешене гаҗәпкә калдырды. Дөрес, кайбер авылларда гаиләсендә тәртип сала алмаган имамнар да мәчеткә килеп вәгазь укыйлар, кешегә акыл өйрәтәләр. Менә кемнәр кешене мәчеткә йөрүдән биздерә, дип уйлап куясың ирексездән. Андыйлар, гадәттә, үзләреннән гыйлемлерәкләргә юл бирмиләр; авыл, хуҗалык җитәкчеләрен, үзенә кирәкле кешеләрне халык алдында мактап яраклашалар; илнең элекке җитәкчеләрен сүгеп кеше алдында арзанлы авторитет яулыйлар. Үзләрен сүгү, гаебен әйтү-гайбәт була. Диндә кичерелми торган гөнаһ икәнен белә торып та, мәчеттә үзләренә охшамаган кешеләр белән әрепләшергә тайчынмаучылар да бар. Бу-икесенә генә түгел, шунда катнашучыларга да иң зур гөнаһларның берсе. Болар, хәтта, мәчет картларын син күпме хәер бирәсең соң, дип хурларга да оялмыйлар. Менә кемнәр диннең дәрәҗәсен төшерәләр, кемнәр дәрәҗәсен күтәрәләр. Шуларга карап халык мәчеткә йөрүчеләргә дә бәя бирә.

Фазылҗан Мөхәммәтҗанов,

хаҗи,

Кече Сон авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: