Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Изге бәйрәм

-"Корбан" нәрсәне аңлата? -Ислам буенча корбан чалу - эре һәм вак мөгезле терлекне Аллаһының ризалыгы өчен бәйрәм көннәрендә чалу. Бу "Кәүсәр" сүрәсендә чагыла: "Раббының ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал". -Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме? -Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗиптер....

-"Корбан" нәрсәне аңлата?

-Ислам буенча корбан чалу - эре һәм вак мөгезле терлекне Аллаһының ризалыгы өчен бәйрәм көннәрендә чалу. Бу "Кәүсәр" сүрәсендә чагыла: "Раббының ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал".

-Корбан чалу ислам динендә нинди урын тота? Ул һәркем өчен дә мәҗбүриме?

-Мөселман кешегә ел саен корбан чалу вәҗиптер. Аллаһының илчесе галәйһиссәлам: «Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын»,-дип кисәткән. Шулай да хәлләреннән килмәгәннәр өчен мәҗбүри дип саналмый.

-Корбан чалмыйча, чалдырмыйча акчасын гына мәчеткә яки мескеннәргә бирергә ярыймы?

-Корбан чалу-кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Корбан чалуны акча биреп кылына торган гыйбадәткә әйләндерү дөрес дип әйтеп булмас.

-Корбанлык өчен нинди хайван сайлау кирәк?

- Корбанлык өчен пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер кебек хайваннарны алу кирәк. Каз, үрдәк, күркә кебек кошларны, атларны чалырга ярамый. Шулай ук авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә килсәк: дөягә-биш, үгез яки сыерга-ике, кәҗә, сарык малына бер яшь булу шарт. Соңгылары исә бик зур һәм симез булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыкларын да чалу ярый. Ә эре маллар бу кагыйдәгә карамый. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк. Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя-җидешәр кеше өчен. Шулай ук бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан чалу да дөрес. Андый ук мөмкинчелеге булмаган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый.

-Нәзер итеп чалына торган корбаннар бар. Монда берәр нинди чикләүләр, халык белеп бетермәгән гамәлләр бармы?

-Нәзер корбанын нәкъ гает көнендә чалу мәҗбүри түгел. Бу эшне башка көнне башкарсаң да була. Кемгә нәзер итеп әйткәнсең, шуңа атап чаласың. Мондый итне үзеңә ашарга ярамый, тулысынча таратып бетерергә яисә кеше җыеп аш үткәрергә кирәк. Үзеңә бары тик шулпасын гына эчәргә була.

-Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүлергә?

- Аллаһының илчесе галәйһиссәләм шулай аңлатты: «Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз». Шуңа да итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Өчтән берен бәйрәм табыны әзерләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга. Шулай ук аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин. Ә тиресен исә сатып, акчасын сәдака итеп бирергә була.

-Корбан чалу вакыты кайчан?

-Корбан чалу гает намазыннан соң үтәлергә тиеш. Әгәр гает намазына кадәр чалынган булса, ул корбан чалу үтәлгән дип саналмый. Корбан чалына торган вакыт: гает намазыннан соң башлап, уникенче Зөлхиҗҗәнең ахшам вакытына кадәр. Бу вакыт эчендә корбан бугазлый алмаган кешегә, әгәр корбанлыгы алынмаган булса, корбанлыкның бәһасен сәдака кылу вәҗип буладыр, әгәр корбанлыгы алынган булса, ул очракта корбанның үзен сәдака кылу тиеш. Корбанны унынчы Зөлхиҗҗәдә бугазламый калса, унберенче, уникенче Зөлхиҗҗәдә бугазлау да дөрес булыр. Әмма уникенче Зөлхиҗҗәдә Кояш батканнан соң бугазлау дөрес булмас. Әмма көннәр хисабында хаталык һәм бәхәсләрдән котылу өчен, корбан чалуны бәйрәмнең өченче көненә калдырмау хәерлерәк санала. Иң яхшысы - корбанны беренче көндә чалу.

-Кояш баткач, караңгы вакытта корбан чалынамы?

-Корбан чалу- бәйрәм көнен санап, өч көн дәвам итә. Өченче көннең кояшы баеганчы корбан суюлар тамамланырга тиешле. Иң яхшысы-бәйрәм көнендә чалып эшен бетерү. Ахшамнан соң корбан чалу-мәкруһ. Бу-элеккеге заманнарда электр булмаганлыктан, төнлә караңгы вакытта чалу хаталык белән кылынмасын өчен әйтелгән.

-Әгәр кеше кушылган көннәрдә корбан чалып өлгермәсә нишләргә?

-Матди яктан мөмкинчелекле кеше, теләге булып та, вакытында суя алмый калса, бер куй (сарык) сатып алырдый акчасын сәдака итеп мескеннәргә бирер.

-Кайбер гаиләләр корбанны гает намазына кадәр чалып куя. Болай эшләү дөресме?

-Гает укылганчыга кадәр чалынган корбан дөрес булмый. Моның турында пәйгамбәребез дә әйтеп калдырган. «Кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу фарызы аның өстеннән төшмәс», - диелә анда.

-Корбан чалуны кем үтәргә тиеш?

-Корбан чалуны һәр кеше үзе үтәсә әйбәтрәк. Иң башта терлекне кыйблага каратып яткырырга кирәк. Ул аягында чакта корбан догасы укыла. Аннары «Әй, Раббым! Ошбу хайванны Синең әмерең буенча чаламын. Әй, Раббым! Кабул кыл. Бисмилләһи, Әллаһү әкбәр!»-дип ниятләп, корбанлык бугазы киселә. Әгәр төрле сәбәпләр аркасында кеше бу эшне үзе башкара алмый икән, башка кешегә тапшырып, карап тора ала. Тик өч шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, бу кеше мөселман булырга тиеш. Икенчедән, корбан чалуны үтәүченең: «Әй Аллаһ, бу (корбан) Синнән, һәм Сиңа (кайта), фәләннән кабул ит»,-дип әйтүе кирәк. Өченчедән, ул кешегә чалына торган корбанның ите белән түләргә ярамый.

-Корбан чалынган хайванның сөякләрен күмәргә кирәкме?

-Әгәр сөякләр теләсә кайда ятмасалар, күмү ихтыяҗы юк. Хайванның сөякләре һәм каны ислам буенча изге саналмыйлар.

-Хайванның нинди физик кимчелекләре яки гариплекләре булганда, аны корбан чалырга рөхсәт ителми?

-Беренчедән, ачыктан-ачык авыру хайван; икенчедән, дөм сукыр; өченчедән, аксак; дүртенчедән, ашарга яраклы нинди дә булса әгъзасы (мәсәлән, койрыгы) булмаган хайван. Шуңа күрә мөгезләре киселгән яки печтерелгән хайван корбан чалу өчен туры килә.

-Корбан чалганда хайванны кыйбла тарафына юнәлтү вәҗипме?

-Галимнәр моны һәрбер изге гамәл вакытында, хәтта йокы һәм ял вакытында да, кыйблага юнәлүнең мөстәхәб булуы белән аңлаталар. Шулай ук корбан чалганда хайванны саклык белән сул ягына яткырырга һәм башын күтәреп кую мөстәхәб санала. Мөһим искәрмәләр: Җан биргәнгә кадәр хайванны тунарга ярамый. Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда бердән җидегә кадәр кеше катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да корбан чалуы дөрес түгел дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев