Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Коръән уку бәйгесе

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Габдерраззак һәм башкалар тапшырган хәдистә мондый юллар бар: "Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора". Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, "үз" тавышы белән уку өчен бик күп тырышырга кирәк....

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Габдерраззак һәм башкалар тапшырган хәдистә мондый юллар бар: "Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора".

Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, "үз" тавышы белән уку өчен бик күп тырышырга кирәк. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен хәзер Аллага шөкер районыбызда мәдрәсәбез эшли. Анда гыйлемле хәзрәтләребез, абыстайларыбыз хезмәт куя. Менә шушы уңайдан, районыбызда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә, үзенчәлекле Коръән уку бәйгесе үтте. Ак яулыклы, түбәтәйле дин әһелләре үз мәхәлләреннән җиңү яулаган сәләтле балаларны алып килгәннәр иде. 100дән артык конкурсант җыелды. Ул катнашучыларның күплеге белән дә аерылып торды. Бәйгене мөхтәсиб Илһам хәзрәт ачып җибәрде. Ул балаларга: "Монда килгәнсез икән, сез хәзер үк җиңүче",-диде. Илһам хәзрәтнең үтемле сүзләреннән соң сүзне Югары Сон авылыннан имам Рәшит Галимовка бирде. Ул аны "Фатиха"сүрәсе белән ачып җибәрде. Бу чара дүрт яшь төркемендә барды. Кызлар һәм малайлар аерым көч сынашты. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә Коръән сүрәләрен тәҗвид кагыйдәләре белән сөйләү, үз-үзеңне тоту, дини-милли киенү, мәкам буенча билгеләнде. Ярышларны белемле абыстайлар, хәзрәтләрдән торган жюри җитәкчелек итте. Аллаһы китабын дөрес ятлау буенча баллар билгеләнде. Шунысы сөенечле, мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменнән бик күп иделәр. Кызлар төркеменнән 7яшькә чаклы: 1 урын-Гайшә Җамалетдинова, 2 урын-Гүзәл Шакирова, 3 урын Ләйсән Хәмидуллина. 8-9 яшькә чаклы: 1 урын-Зөлфия Шәрифуллина, 2 урын-Гөлүсә Абдуллина, 3 урын Минзәлия Вәлиева. 10-13 яшькә чаклы: 1 урын-Гөлгенә Саматова, 2 урын-Гөлшат Муллаәхмәтова, 3 урын Назлыгөл Сибгатуллина. 14-18 яшькә чаклы: 1 урын-Таңсылу Төхвәтова, 2 урын-Алинә Нигъмәтҗанова, 3 Гөлнур Гарипова. Малайлар төркеменнән 7 яшькә чаклы: 1 урын Ислам Гобәйдуллин, 2 урын-Адель Мусин. 7-9 яшькә чаклы. 1 урын Ильмар Бикинин, 2 урын Данияр Сәләхиев, Ильяс Мөлеков. 10-13 яшькә чаклы 1 урын-Инсаф Мөлеков, 2 урын-Ильяс Хәбибуллин, 3 урын Салават Гыйльметдинов. 14-18 яшькә чаклы 1 урын-Миннегалиев Талип, 2 урын-Данир Садыйков, 3 урын Миннеханов Данис һәм Илназ Хәмидуллиннар яулады. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге грамоталар, кыйммәтле призлар тапшырылды. Башка катнашучыларда бүләксез калмады. Өйлә намазыннан соң бәйгедә катнашучылар һәм аны тамаша итүчеләр хөрмәтенә аш мәҗлесе уздырылды.

Рәсемдә: Югары Ушмы авылыннан Таңсылу Төхвәтова. Фирая Мингалиева фотосы һәм тексты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X