Татарстанда 7 октябрьдә хәбәр итү системасын планлы тикшерү үткәреләчәк. Тикшерү барышында җиһазларның төзеклеге һәм вазифаи затларның гамәлләре тикшереләчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 10:40 сәгатьтә республика дәрәҗәсендә, ә 10:44 сәгатьтә муниципаль дәрәҗәдә сиреналар кабызу планлаштырыла. Шулай ук 10:43 сәгатьтә хәбәрне тапшыру өчен теле- һәм радиоканаллар җәлеп ителәчәк.
Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, берәр җиргә хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәр итү системасы 1980 елларда ук булдырылуы, аннары яңа торак кварталлары төзелүе белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде мәгълүм.
Нет комментариев