Җәмгыять

2027 елда икенче бала өчен ана капиталы 1 миллион сумнан артачак

Бу сумма беренче бала өчен түләүне рәсмиләштермәгән гаиләләргә карала.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде.

«Икенче бала өчен ана капиталы күләме, әгәр гаиләнең беренче бала өчен ана капиталы булмаса, 1 028,7 мең сумга кадәр артачак», — диде министр.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.


Нет комментариев