Комазан башы китапханәсендә онытылган йолалар кайтарыла
Узган гасырның егерменче елларында халык мәгърифәткә тартыла башлагач, авылларда ызбалар (избы читальни) оештырылган. Аларга авыл яшьләре һәм өлкәннәр җыелган, укый-яза белүчеләр кычкырып матур әдәбият китаплары укыганнар. Комазан башы китапханәчесе Мария Андреева да китапханәдә китапларны кычкырып укуны оештыра.
“Соңгы вакытта Рузилә Туфитуллованың "Язмыш җиле", Факил Сафинның "Биек тауның башларында", Фәнис Яруллинның "Әйтелми калган сүз" дигән китаплары игътибар үзәгендә булды”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев