Җәмгыять

2027 елның 31 декабре ял көне булачак

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2027 елның соңгы көне булачак. Бу хакта РИА Новости яза.

Элегрәк Россия Хөкүмәте 2027 елда бәйрәм һәм ял көннәрен раслаган иде.

«Соңгы елларда эш вакыты календарен формалаштыруга кулланган барлык төп алымнарны без саклап калдык. Әйтик, 31 декабрь – ял көне», – дип белдерде Котяков РИА Новостига.

Ул ачыклык керткәнчә, министрлык бәйрәм һәм ял көннәрен берләштерергә омтылган. «Киләсе елда график шактый уңайлы булачак», – дип өстәде министр.

Расланган календарь нигезендә, 2027 елда биш көнлек эш атнасында 247 эш көне һәм 118 ял көне булачак.


Нет комментариев