Комазан башы китапханәсендә онытылган йолалар кайтарыла
Узган гасырның егерменче елларында халык мәгърифәткә тартыла башлагач, авылларда ызбалар (избы читальни) оештырылган. Аларга авыл яшьләре һәм өлкәннәр җыелган, укый-яза белүчеләр кычкырып матур әдәбият китаплары укыганнар. Комазан башы китапханәчесе Мария Андреева да китапханәдә китапларны кычкырып укуны оештыра.