Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

Ике райондашыбыз автомобильле булдылар

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә” “КАН АВТО” салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. 34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга 33 автомобиль бирелде.

Мамадыш районыннан ике кеше: Җәнлек совхозы бистәсеннән Гумәр Тимерхан улы Җиһаншин һәм Берсут Сукачыдан Нурулли Зиннәт улы Саттаров автомобильле булдылар.

Кагыйдә буларак, социаль тернәкләндерү чарасы сыйфатында автомобиль терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килүнең авыр нәтиҗәләре булган кешеләргә бирелә. Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы (ИПРА) медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан автомобильнең конкрет модификациясен күрсәтеп рәсмиләштерелә.

Автомобиль зыян күрүчегә 7 елга бер тапкыр бирелә һәм аның үз милке итеп рәсмиләштерелә. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү производствода  зыян күргән гражданнарны  медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре булып тора, аларны социаль һәм һөнәри өлкәгә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалидларга бушлай машина Мамадыш

2
X