Ике райондашыбыз автомобильле булдылар
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләүнең индивидуаль программасы буенча производствода бәхетсезлек очрагы аркасында зыян күргән республика гражданнарына механик тапшыру тартмасы булган автомобильләргә ихтыяҗны тулысынча япты. 28 февральдә” “КАН АВТО” салонында автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булды. 34 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге гражданнарга 33 автомобиль бирелде.