Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Көнүзәк мәсьәлә

Әкият тә тыңладылар, күчтәнәчтән дә авыз иттеләр

​​​​​​​Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр. Ямаш мәдәният хезмәткәрләре китапханәдә балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән чара уздырдылар.

Аның максаты – балаларның фикерләү сәләтен үстерү, хәтерен ныгыту, дуслык, намуслылык, изгелек сыйфатларын тәрбияләү иде. Чара барышында бергәләп кызыклы әкиятләр укыдылар.  Һәрбер бала үзенең яратып укыган әкиятенең эчтәлеген сөйләде. Эчкерсез, ихлас балалар вакытны күңелле үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар, шатландылар. Соңыннан барлык балаларга татлы күчтәнәчләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ямаш Әкияттә кунакта