Әкият тә тыңладылар, күчтәнәчтән дә авыз иттеләр
Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык. Әкиятләр аша балалар яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкырлыкка өйрәнәләр. Ямаш мәдәният хезмәткәрләре китапханәдә балалар өчен «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән чара уздырдылар.