Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның патруль төркеме көчәйтелгән режимда эшли

Районыбыз урамнарында кизү торулар саны 10нчы апрельдән артты. Бүген шәһәргә керү-чыгу юлларында, урамнарда хокук сакчылары автомобильчеләрне һәм җәяүлеләрне туктатып, өйләреннән чыгарга рөхсәтләре бармы икәнен тикшерәләр.

Коронавирус куркынычы таралу белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә кичәге көннән башлап республикада патруль тагын да көчәйтелде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында бары тик СМС-хәбәр аша килгән, хәрәкәт хокукын бирә торган уникаль рөхсәт коды булганда, яисә эш бирүче тарафыннан тиешенчә рәсмиләштерелгән белешмә ярдәмендә генә урамга чыгарга мөмкин. Әлеге таләпләрне бозучы кешеләр штрафка тартыла.

Мамадышта патруль төркеме тәүлек әйләнәсе эшли. Бу чара сменалап оештырылган. Патрульлек итүгә эчке эшләр бүлеге, Росгвардия, участок уполномоченныйлары, ДАИ вәкилләре җәлеп ителгән. Патрульлек итү авыл җирлекләрендә дә уза. Кагыйдә бозучыларга РФ КоАП 20.6 статьясы буенча штраф яный. Штраф суммасы 1000 сумнан башлана”, - дип сөйләгән иде безнең сайтка Мамадыш районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Леонид Усачев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев