Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлыларны видеороликлар конкурсында катнашырга чакырабыз

Бүгеннән районыбызда тагын бер иҗади бәйге старт ала.

“Мин дә өйрәним әле!” конкурсын оештыручылар: Мамадыш районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы һәм “ТАТМЕДИА” АҖнең “Мамадыш-информ” филиалы.

Әлеге бәйгенең төп максаты – балаларны татар халык ризыклары, милли аш төрләре, ингредиентлары белән таныштыру. Әниләр, әбиләр белән берлектә пешерү алымнарын өйрәнү. Өлкән буын аша яшь буынга ризык әзерләү серләрен төшендерү.

Конкурсның төп шартлары:

  1. Әни яки әби кеше, баласы яки оныгы белән берлектә нинди дә булса татар халык ашы әзерләргә һәм бу процессны видеога төшереп барырга тиеш.
  2. Ризыкны пешергәндә кирәк булган катнашмалар, рецепты белән таныштырып бару мөһим!
  3. Ризык әзер булганнан соң, аны матур итеп тәкъдим итү дә шарт.
  4. Шуннан соң, әлеге видеоязманы 3 минуттан да озын итмичә монтажлап, редакциябезнең ватсап номерына юллагыз: 89393052413.
  5. Видеороликны юллаганда “Мин дә өйрәним әле!” конкурсына” дип язарга да онытмагыз.
  6. Бәйгедә катнашучы безнең инстаграмдагы @mamadysh_inform аккаунтына язылган булырга тиеш. Сезнең эшләрегез дә шушы аккаунтның яңалыклар тасмасында урын алачак.
  7. Конкурска дигән эшләр 30нчы апрельгә кадәр кабул ителә. Җиңүче һәм призерлар “лайк”лар саныннан чыгып билгеләнә. Тавыш бирү 6нчы майга кадәр дәвам итәчәк.

“Мин дә өйрәним әле!” конкурсы җиңүчесе һәм призерларын оештыручылар тарафыннан әзерләнгән шәп бүләкләр көтә. Катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев