Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына сугыш инвалидларына һәм ветераннарына бер мәртәбә 100әр мең сум акча түләргә ниятлиләр.
Республика Рәисенең тиешле указ проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләүләр 2026 елның маенда башкарылырга тиеш. Аларны Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук «Ветераннар турында»гы федераль законда каралган ветераннар ала ала.
Нет комментариев