Торак төзелеше: еллык планның 58% үтәлде
16 майга Татарстанда торак төзелеше буенча еллык программа 58 процентка үтәлгән. Төзүчеләр 3 млн 175 мең кв. метрдан 1 млн 840 мең кв. метр артыгын файдалануга тапшырган. Бу хакта Төзелеш министры Марат Айзатуллин белдерде.
Коммерцияле төзелеш буенча планның 70% – 80 күп фатирлы йорт (725 мең кв. м) тапшырылган.
Социаль ипотека буенча 108 йорттан 10ы төзелеп беткән (57 мең кв. м). План 38% үтәлгән.
Индивидуаль торак төзелешендә – планның 54% (1 млн 61 мең кв. м).
Ятим балалар арасыннан быел 641 кеше торак алырга тиеш. 49 бина сатып алу буенча контракт төзелгән, 45 йортта фатирлар төзелә.
Биш һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр өчен 23 сертификат рәсмиләштерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев