Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 20 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстанның көнбатыш районнарында урыны белән томан һәм көчле яңгыр явуы ихтимал.
Республика халкына реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында тормаска, алар астына качмаска киңәш ителә.
«Урамнар һәм юллар аша чыкканда сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112», – диелә министрлык хәбәрендә.
Нет комментариев