Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның дүрт районы терлек азыгы әзерли башлады

Азнакай, Мөслим, Нурлат һәм Актаныш районнарында терлек азыгы әзерләү кампаниясе старт алды. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге районнарда 620 гектардан артык күпьеллык үлән һәм көзге культуралар чабылган. Хәзерге моментка 2326 тонна сенаж һәм 150 тонна печән әзерләнгән.

Агымдагы елда республикада терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 миллион 200 мең тонна сенаж, 3 миллион 660 мең тонна силос һәм 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк.

Бу күләм бер баш шартлы терлекне уртача 40 центнер азык белән тәэмин итәргә җитә, дип фаразлана.

Кырларда 711 азык җыю комбайны (шуларның 624е – үзйөрешле), 1500дән артык пресс-җыйгыч, 1317 чапкыч эшләячәк. Министрлык белгечләре бу техника планнарны вакытында үтәргә мөмкинлек бирә, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев