«Гаилә атналыгы» кысаларында Татарстанның 120 гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова хәбәр итүенчә, быел Социаль-мәдәни инициативалар фонды республика башлангычы белән медальләр санын 70тән 120гә кадәр арттырган.
«Бу — гаилә тормышының кыйммәтле статусын тану», — дип искәртте ул.
Медаль 25 елдан артык дус-тату яшәгән гаиләләргә тапшырыла.
Шулай ук «Гаилә атналыгы»нда 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү тантаналары уздырылачак.
Әхмәтова сүзләренә караганда, 2025 елда «Гаилә атналыгы» вакытында 700 гаиләгә, ә ел дәвамында 2000нән артык гаиләгә кадер-хөрмәт күрсәтелгән.
Нет комментариев