Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, иртәгә көндез республикада яшен көтелә. Җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитә. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне саклыкка чакыра: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре янында тормагыз.
Ведомство шулай ук өлкән яшьтәгеләргә һәм авыру кешеләргә игътибарлы булырга, балаларны карарга кушты.
Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112.
Нет комментариев