Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга май аенда антициклон белән җылылык кайта

Май башында, айның беренче көннәрендә үк булмаса да, Татарстанда температура фонының сизелерлек күтәрелүе көтелә.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 1 майда, республикада әле шактый салкын һава торышы саклана. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез чираттагы атмосфера фронтының якын булуы сәбәпле, төбәктә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -3..+2 градуска кадәр төшәчәк, көндез +7..+12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбәгә каршы төндә, 2 майда, атмосфера фронты Татарстанда һава шартларын билгеләүне дәвам итәчәк: кайбер урыннарда яңгыр һәм җепшек кар фаразлана. Әмма көндез антициклон килү белән явым-төшем туктаячак. Төнлә һава температурасы -2..+3 градус, ә көндез +9..+14 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе һәм дүшәмбе, 3 һәм 4 майда, республика антициклональ кырда кала. Төбәктә сизелерлек явым-төшем көтелми. 3 майда төнлә температура -2..+3 градус, көндез +12..+17 градус, ә 4 майда төнлә +1..+6 градус, көндез +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, сишәмбе, 5 майда антициклон элеккечә үк Татарстанда һава торышына йогынты ясаячак. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев