Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга бозлавык, юеш кар һәм яңгыр килә: 21 апрельдә һава торышы

Сишәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда иртән һәм көндез яңгыр һәм юеш кар көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчеп исәчәк, тизлеге 6-11 м/с, урыны белән секундына 15-18 метрга җитәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төнлә Татарстанда һава температурасы 0...+5 градус тирәсендә булды, көнбатыш районнарда урыны белән 0...-2 градуска кадәр суынган. Көндез термометрлар +2...+7 градустан югары күтәрелмәячәк.

Казанда төнлә температура 0...+2 градуска кадәр төшкән. Башкалада көндез максималь температура +2...+4 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев