Татарстанда талпан тешләве очраклары ике меңнән артты
Сезон башыннан Татарстан хастаханәләренә талпан тешләгән 2029 кеше мөрәҗәгать иткән.
Алар арасында 457 бала бар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Талпан тешләве буенча иң күп очраклар Казанда теркәлгән — 502. Әлмәттә 218, Яр Чаллыда 214 кеше талпаннан зыян күргән.
Роспотребнадзор белгечләре билгеләп үткәнчә, талпан инфекцияләре йоктыру очраклары теркәлмәгән.
Талпан энцефалитына каршы 9950 кеше прививка ясаткан. Бу — планның 72 проценты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев