Татарстанда сентябрьның беренче атнасында җылы һава торышы көтелә
Җәмгыять

Татарстанда сентябрьның беренче атнасында җылы һава торышы көтелә

Көз башында республикага чын сентябрь җылысы кайта. Синоптиклар фаразынча, 31 августта төнлә салкын (0…+5°) һәм хәтта сазлыкта җир өстендә салкынча (0…-1°) булса, 1 сентябрьгә һава температурасы күтәрелә.

  • 1 сентябрь, дүшәмбе: төнлә +7…+12°, көндез +19…+24°. Аерым районнарда вакытлыча яңгыр, җил секундына 5-10 метр.
  • 2 сентябрь, сишәмбе: явым-төшем көтелми. Төнлә +7…+12°, көндез +22…+27°.

Гидрометцентр мәгълүматлары буенча, сентябрьның беренче декадасында һава торышы тигезсез бүленә: көнбатыш районнарда эсселек көтелсә, көнчыгышта, Кама буе сусаклагычы тирәсендә, нормадан бер градуска салкынрак була. Гомумән, сентюбрь ае Татарстанда җылы һәм узган еллардагы нормага караганда корырак булачак.


Нет комментариев