Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган. Бу «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез оештырыла.
Тикшерелүчеләрнең 300 меңгә якыны өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Быел 40 мең авыру беренче мәртәбә ачыкланган, шул исәптән яман шешнең 679 очрагы – аларның 78,2% башлангыч стадиядә.
Диспансеризацияне шимбә көннәрендә дә, кичке якта да узып була. Мобиль комплекслар ярдәмендә республиканың ерак районнарында да тикшеренү мөмкин.
Нет комментариев