Җәмгыять

Татарстанда «Күрше» фестивалендә ике атна эчендә 9 меңнән артык кеше булган

25 июньнән 9 июльгә кадәр узган «Күрше» фестивале кысаларында Татарстанның 26 муниципалитетында 59 чара оештырылган.

Чаралар «Татарстанда җәй» бердәм афишасына кертелгән. Системада хәзер 4151 вакыйга исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез: 1 июньдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанда җәй» проектының яңа сезонын ачкан иде.


Нет комментариев