Татарстанда куллану кәрзине бәясе 23,5 мең сумга кадәр артты
2026 елның маенда Татарстанда куллану товарлары һәм хезмәтләренең фиксацияләнгән җыелмасы бәясе 23 553,61 сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларында хәбәр ителә.
Апрель ае белән чагыштырганда күрсәткеч 0,3 процентка, 2025 елның декабреннән исә 3,6 процентка арткан.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанда куллану кәрзине бәясе чагыштырмача түбән: округ буенча уртача күрсәткеч – 24 074 сум, Россия буенча – 26 672 сум. Күрше төбәкләрдә аның бәясе югарырак. Мәсәлән, Пермь краенда – 26 491 сум, Түбән Новгород өлкәсендә – 24 785 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев