Җәмгыять

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә башлана

Сәүдә 27 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.

Казанда ярминкәләр 14 мәйданчыкта эшләячәк, Түбән Камада – өч, Яшел Үзәндә – ике, тагын бер мәйданчык Чаллыда оештырылачак.

Җитештерүчеләр продукцияне ярминкәләрдә ваклап сату бәяләреннән 20 процентка кадәр түбәнрәк бәядән сата алачак. Бу сәүдә урыннарын түләүсез бирү һәм ягулык-майлау материалларына чыгымнарны компенсацияләү хисабына тәэмин ителә.


Нет комментариев