Татарстанда июнь уртасы нормадан бер градуска эссерәк булачак
Татарстанда июньнең икенче декадасында һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Мондый фаразны ТР Гидрометеорология үзәге таратты.
Тулаем республика өчен климат нормасы 11 июньнән 20 июньгә кадәр +18,3 градуска, ә Казан өчен +18,0 градуска тигез. Шулай итеп, уртача температура +19,3 һәм +19,0 градус тәшкил итәчәк.
Бүген, 11 июньдә, көндез урыны белән Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы, боз явуы ихтимал. Иртәгә республикада кабат яңгыр һәм боз, шулай ук көчле җил көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев