Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда язгы чәчү кампаниясе старт алды: 1,7 млн гектарда эшләячәкләр

Татарстан игенчеләре язгы культураларны чәчүгә кереште.

Алар 1,7 млн гектардан артык мәйданда чәчеләчәк, шулардан 818 мең гектар — бөртекле культуралар, 684 мең гектар — техник культуралар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлыкта хәбәр итүләренчә, Лениногорск районында борчак чәчүгә керешкәннәр, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә районнарында арпа чәчә башлаганнар.

Моннан тыш, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше дәвам итә. Уҗымнарны тукландыру 142 мең гектарда (планның 29 проценты) башкарылган, күпьеллык үләннәр — 45 мең гектарда (планның 14 проценты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев