Җәмгыять

Татарстанда Яшьләр көне берничә көн булачак

2026 елда Татарстанда Яшьләр көнен берничә көн дәвамында бәйрәм итү планлаштырыла.

Бу хакта «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» форумында республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Программа киңәйтеләчәк – яшьләр предприятиеләргә барып, эш белән таныша алачак, грант проектларында катнашу турында мәгълүмат алачак. Формат «яшьләр атналыгы»н хәтерләтәчәк.

Казанда үзәк мәйданчык «Урам» экстрим-паркы булачак. Анда концертлар, очрашулар, дискуссияләр планлаштырыла.

Чаллыда 3 июльдә студентларның хезмәт отрядлары ветераннары слеты узачак, анда бөтен илдән студотрядлар катнаша.


Нет комментариев