Җәмгыять

Татарстанда яшен, боз һәм көчле җил көтелә

20 августта Татарстан Республикасында һава торышы кискен начарлана. Көндез урыны белән секундына 15–20 метрга кадәр җил исә, яшенле яңгыр ява. Боз явуы да ихтимал.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка саклык чараларын үтәргә тәкъдим итә. Ведомство реклама щитлары, юл билгеләре, карт агачлар һәм электр сызымнары янында торудан сакланырга куша.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратыгыз», – дип белдерә ГТХМ матбугат хезмәте.

Һава торышы начарлану сәбәпле, автомобиль йөртүчеләргә дә юлда саклыкны көчәйтергә киңәш ителә.


Нет комментариев