Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ясалма фәһемгә 5 миллиард сум: 2030 елга кадәр программа эшли башлый

Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр ясалма фәһемне үстерү программасы расланды. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме 5 миллиард сум тәшкил итә.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

— Бүгенге көндә программа расланды һәм кабул ителде. Без аны әзерләүгә җентекләп якын килдек, — диде министр.

Искәртеп узабыз: агымдагы елның 25 гыйнварында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә Илья Начвин республикада ясалма фәһемне үстерү программасын кабул итү тәкъдиме белән чыгыш ясаган иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативаны хуплады һәм программаны 2026 елның беренче кварталында расларга кушты.

Брифинг барышында Начвин финанслау күләме турында да мәгълүмат бирде: программа гамәлдә булган һәр елда 1 миллиард сум акча каралган. Димәк, 2030 елга кадәрге бишьеллыкка 5 миллиард сум тәкъдим ителә. Хакимият, үз чиратында, 2030 елга бу сумманың 1,5–2 миллиард сумын Татарстан бюджетына кире кайтарырга мөмкин булачагына өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев