Татарстанда ясалма фәһем ярдәмендә көненә 600ләп йөрәк патологиясе ачыклана
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының «Бердәм кардиолог» проекты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының киңәшмәсендә алдынгыларның берсе дип танылды.
Ясалма интеллект ярдәмендә көн саен 600гә якын йөрәк патологиясе ачыклана.
Мәгълүмат системасы йөрәк-кан тамырлары диагностикасы өчен кулланыла торган медицина җиһазлары мәгълүматларын берләштерә. Программа республика буенча — зур клиникалардан алып ерак район хастаханәләренә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына кадәр — тикшеренүләрне сакларга һәм тиз файдаланырга мөмкинлек бирә.
Системадагы техника:
-
2500дән артык ЭКГ аппараты
-
йөзләгән башка диагностика җайланмасы
ЭКГ интерпретациясендә ясалма интеллект кулланыла. Ул белгечләрнең игътибарын пациентларның тормышы өчен куркыныч булган тайпылышларга җәлеп итә.
Федераль җитәкчелек бәяләвенчә, Татарстанда сәламәтлек саклауны цифрлаштыру һәм ясалма интеллект технологиясен кертү өлкәсендә иң масштаблы проектларның берсе гамәлгә ашырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев