Татарстанда ГТО нормативларын тапшыручылар саны арта. ТР буенча ГТО төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Артур Сабитов «Татар-информ» матбугат конференциясендә республикада ГТО хәрәкәте үсеше турында сөйләде.
Аның сүзләренчә, быелның гыйнвар-июнь айларында 50 меңгә якын кеше алтын, көмеш һәм бронза значокларга лаек булган.
Гомумән, Татарстанда ГТО комплексында 1 миллионнан артык кеше теркәлгән. Шуларның 700 меңнән артыгы нормативларны үтәүгә керешкән.
Нет комментариев