Татарстанда яңгыр һәм 17 градуслы салкынча һава торышы көтелә
Җәмгыять

Татарстанда яңгыр һәм 17 градуслы салкынча һава торышы көтелә

Бүген, 14 августта, Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

⛅ Нинди һава торышы көтелә?

Республикада болытлы була. Төнлә кайбер районнарда башланган яңгырлар көндез бөтен төбәккә таралачак. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә исүче җил көндез кайбер районнарда (шул исәптән Казанда) секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

🌡️ Температура

Салкынча төннән соң (+6 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +12…+17 градуска кадәр генә җылыначак. ТР башкаласында һава температурасы бары тик +12…+14 градус кына булачак.

📅 Иртәгә, 15 августка һава торышы

Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә дә салкынча һава сакланачак, яңгырлар мөмкин. Температура +13…+18 градус тирәсендә көтелә.


Нет комментариев