Җәмгыять

Татарстанда яңа гаилә түләвенә гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә

Гаризалар кабул итү 2026 елның 1 июнендә башланды һәм 30 сентябргә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Түләү хокукы алдагы ел керемнәре белән билгеләнә. Хәзерге көндә 13 меңгә якын гариза бирүчегә түләү билгеләнгән.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталыМФҮ яки Социаль фонд клиент хезмәтләре аша тапшырып була. Карау срогы – 10 эш көне, әгәр өстәмә документлар кирәк икән – 30 көнгә кадәр. Акча карардан соң 5 эш көне эчендә күчерелә.


Нет комментариев