Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре 11 көнгә сузыла
2027 елда Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн дәвам итәчәк.
Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Яңа ел уңаеннан татарстанлылар 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр ял итәчәк. 23 февральдә һәм 8 мартта республика халкын ике тапкыр (21-23 февральдә һәм 6-8 мартта) өчәр көнгә сузылган озын ял көннәре көтә.
Май бәйрәмнәре гомумән алганда алты көн (1 майдан 3 майга һәм 8 майдан 10 майга кадәр) дәвам итәчәк. Шулай ук июньдә (12-14 июнь) һәм ноябрьдә дә (4-7 ноябрь) озын яллар булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев