Җәмгыять

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә!

13 июльгә каршы төндә һәм иртән республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, начар һава шартлары көтелә.

Нәрсә көтелә:

  • Томан

  • Яңгыр һәм яшен

  • Боз

  • Җилнең секундына 17–22 метрга кадәр көчәюе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы саклык чараларын үтәргә киңәш итә: реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында тормаска. Ябык урыннарда калу иң ышанычлысы.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга сак булыгыз!


Нет комментариев