Татарстанда гриппның кайсы штаммнары көтелә — эпидемиолог аңлатты
Бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сезонлы гриппка каршы вакциналарның эчтәлеге турында сөйләде.
Өч һәм дүрт валентлы вакциналар нәрсәдән тора?
Эпидемиолог аңлатканча, вакцина төренә карап, аларның составы төрлечә була:
-
Өч валентлы вакциналар — А гриппының ике штаммыннан һәм В гриппының бер штаммыннан тора.
-
Дүрт валентлы вакциналар — ике А гриппы һәм ике В гриппы штаммын үз эченә ала.
Штаммнар ничек билгеләнә?
Штаммнарны сайлау көньяк ярымшарда теркәлгән авыру очракларын эпидемиологик анализлау нигезендә башкарыла. Бу эшне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) координацияли.
«Көньяк ярымшарда теркәлгән актуаль штаммнар безнең төньяк ярымшарда да булачак. Шуңа күрә БДСО үз киңәшләрен бирде, һәм инде билгеле бер эшләнмәләр бар», — дип ассызыклады Дмитрий Лопушов.
Эпидемиолог сүзләренчә, көньяк ярымшарда теркәлгән актуаль штаммнарга каршы вакциналар әзерләнгән. Ягъни Татарстан халкына гриппка каршы прививка ясату өчен заманча препаратлар кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев