Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда грипп белән авыртучылар саны төште

Татарстанда грипп сезоны төгәлләнде.

Бүгенге көндә табиблар грипп булмаган этиология вируслары очракларын терки. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Сезон тәмамланды. Бүгенге көндә гриппның аерым очракларын теркибез. Авыру эпидемик бусагадан түбәнрәк һәм атнасына тугыз мең очрактан артмый. Шулай да мониторингны дәвам итәбез», — диде ул.

Авдонина уку елы башыннан иртәнге фильтрларда ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 17 970 бала дәресләргә кертелмәгән, дип тә өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев