Татарстанда глэмпингларга соңгы елларда кызыксыу арта
Татарстанда җәйге чорда глэмпингларда ял итү популярлык казана. Бу хакта ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев «Татар-информ» агентлыгына сөйләгән.
«Глэмпинглар — уңайлы бәләкәй йортлар яки чатырлар, анда гадәттә кайнар су, электр энергиясе һәм башка кирәкле санитар шартлар тәэмин ителә. Хәзерге көндә республикада мондый урыннар күп, һәм аларны арендалау кыйммәтләнүен дәвам итә», — дип белдергән ул.
Эксперт сүзләренә караганда, җәйге сезонда глэмпингны бер тәүлеккә арендалау уртача 15 мең сумга төшә. Әмма урынның җиһазланышына һәм тәкъдим ителгән өстәмә хезмәтләргә карап, бәя 50–70 мең сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.
Мондый объектлар республика буйлап таралган. Аларның 40 проценты елга буйларында, 40 проценты урманлыкларда, ә калган 20 проценты күлләр һәм буалар янында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев