Җәмгыять

Татарстанда бүген көндез 30 градуска кадәр җылы көтәләр

Татарстанда бүген, 9 июльдә, көн эссе булачак. Гидрометүзәк хәбәрләренә караганда, көндез һава температурасы +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Һава торышы алмашынучан болытлы булачак, көнбатыштан җил исәчәк. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка юнәлешен үзгәртәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тирәсе булачак.

Республиканың көнчыгыш районнарында кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җәйге эссе көннәрдә сак булыгыз һәм баш киеме белән йөрергә онытмагыз.


Нет комментариев