Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100әр мең сум түләячәкләр

Татарстанда 2026 елда Бөек Ватан сугышында катнашкан аерым категория гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү башкарылачак.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Түләү 100 мең сум күләмендә билгеләнгән һәм Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук «Ветераннар турында» федераль законда күрсәтелгән затлар арасыннан булган ветераннар өчен билгеләнгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, чара Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче сугышта катнашучыларга өстәмә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев