Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы 53 процентка үтәлгән

«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сүзләренчә, «Безнең ишегалды» республика программасы бүгенгә 53 процентка үтәлгән.

«Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сүзләренчә, «Безнең ишегалды» республика программасы бүгенгә 53 процентка үтәлгән.

Киңәшмә республика Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Юл эшләре 62 процентка үтәлгән. 221 ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланган, тагын 173 ишегалдында эшләр дәвам итә.

Тышкы яктырту системасы 223 ишегалдында монтажланган, тагын 183 ишегалдында эшләр бара. Бу юнәлештәге эшләрнең үтәлеше 64 процент тәшкил итә.

Республика складларына ишегалларын төзекләндерү өчен кирәкле җиһазларның 93 проценты китерелгән. Калган 7 процентын 24 июльгә кадәр кайтарып бетерү планлаштырыла. Монтажлау эшләре 32 процентка төгәлләнгән.

Программа кысаларында барлыгы 4 мең 437 төрле җиһаз урнаштырылган. Эшләр 127 ишегалдында алып барыла, 100 ишегалдында инде төгәлләнгән.

Зәй, Алабуга һәм Биектау районнары быелгы планны тулысынча үтәгән. Якын арада анда төзекләндерелгән ишегалларын кабул итү башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев