Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда батырлар исемен йөртүче юллар ремонтланачак

Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган урамнарны ремонтлыйлар

Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары яки вакыйгалары хөрмәтенә аталган урамнарны ремонтлау дәвам итәчәк. Эшләр тагын 18 объектта башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Узган ел республикада юл эшләре 17 объектта башкарылган. Быел Казанда – Маршал Чуйков һәм Карбышев урамнары, Чаллыда Муса Җәлил проспекты ремонтланачак. Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамына капиталь ремонт ясарга ниятлиләр.

«Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары хөрмәтенә аталган урам исемнәре шәһәр мохитен батырлык елъязмасына әверелдерә. Алар картадагы нокталарны бәйләп кенә калмый, ә Җиңү өчен көрәшүчеләрне искәртеп, үткәннәр белән бүгенге көнне тоташтыра. Бу хәтерне саклау һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү – безнең уртак тарихыбызның аерылгысыз өлеше», – дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Юл инфраструктурасын ремонтлау һәм төзекләндерү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты, шулай ук федераль һәм төбәк бюджетыннан финанслана торган башка программалар буенча башкарыла.

Республикада илкүләм проект буенча гомуми озынлыгы 200 чакрымнан артык тәшкил иткән юллар ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев